“Хокук белгечләре” район конкурсы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген, ягъни 12 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында Рәсәй Федерациясенең Конституциясе көне уңаеннан, Саба районы прокуратурасы белән берлектә югары сыйныф укучылары арасында “Хокук белгечләреа” конкурсы булып узды. Әлеге конкурсның максаты булып, укучыларда юристлык профессиясен үстерү булып тора. Конкурста 3 мәгариф учреждениесы катнашты. Алты турдан торган сынауларны үтеп Шәмәрдән лицее командасы өченче, Саба гимназиясе командасы икенче, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты командасы укучылары бәйгенең җиңүчеләре булдылар. Җиңүче командаларны Саба районы прокуроры урынбасары Ахунов Рәшит Илсурович үзе котлап, дипломнар, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International