7 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге уңаеннан “Яшәү матур, кадерләрен белик!” дип аталган тематик чара булып узды. Шушы исемдәге концерт программасыннан соң төрле спорт уеннары, конкурслар уздырылды. Чакырылган кунаклар түгәрәк чәй өстәле артында әңгәмә кордылар, иң активларга акчалата бүләкләр тапшырылды