Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында төрле чаралар оештырылды. 7 декабрь көнне Лесхоз авыл мәдәният йорты катнашында оештырылган бәйрәм концерты булып узды. Традиция буенча безнең өлкәннәр мәдәният йорты хезмәткәрләрен бик җылы каршы алалар. Музыкаль номерлар төрле иде: искиткеч җырлар, биюләр, дулкынландыргыч шигырьләр. Алар безнең тәрбияләнүчеләребезгә, инвалидлар декадасы - көчле рухлы, язмышка бирешми торган бәйрәм булуын җиткерә алдылар.10 декабрь көнне район туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Музейга килүчеләрнең уңай хис-кичерешләре генә калды, алар безнең як тарихы турында бик күп яңалыклар белделәр.