Инвалидлар декадасы кысаларында Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган инвалидлар өчен түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада социаль яклау бүлеге начальнигы, пенсия фонды белгече, социаль иминият фонды белгече, инвалидлар җәмгыяте рәисе катнаштылар. Түгәрәк өстәл артында 2019 елда Пенсия фондында үзгәрешләр, тернәкләндерүнең техник чараларын алу, санатор-курорт юлламаларын алу тәртибе һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бәйрәм өстәле бик җылы шартларда узды. Өлкәннәребез шигырьләр , тормышларының төрле тарихларын сөйләделәр, гармунга җырлар җырладылар. Әлеге чарадан барысы да яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.