2018 елның 25 нче ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты-интернатында “Әниләр көне”нә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәм алдыннан җыелыш үткәрелде, анда Югары Утар балалар йорты директоры И. Г. Гәрәев , Саба муниципаль районы башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Э. Ф. Баһавиева, социаль педагог Р.З.Зиганшина, өлкән тәрбияче Л.Р. Ибатуллина һәм психолог Г.Г. Садыйкова катнашты, җыелыш ата-аналарны кызыксындырган сораулар белән үрелеп барды. Шулай ук балаларның яшәү шартлары белән танышу да каралды.
Рәсми өлештән соң концертка күчтеләр. Балалар ата-аналарга узләренең эзерләгән биюләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Һәм үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.
Концерт ахырында чәй өстәле оештырылды. Чәй эчкән вакытта һәркем нәрсәдер турында сөйләштеләр.
Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында "Яна елны каршыларга әзерлек" шөгыле.
2018 нче елның 28 нче ноябрендә"Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында" тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә "Яна елны каршыларга әзерлек" шөгыле үткәрелде.
Шөгыльнең максаты: кулларның хәрәкәтлэрен үстерү һәм активлаштыру, шатлыклы, уңай эмоциональ халәт булдыру.
Җиһанга бик тиздән Яңа 2019 нчы ел аяк басачак. Яңа елны каршыларга балалар йортында тәрбияләнүчеләр дэ ныклап әзерләнә.Тәрбияче апалары ярдэмендә балалар стена гәҗитләре чыгаралар,булмәләрне матур-матур мишуралар,үз куллары белән ясалган уенчыклар белән бизиләр.Тәрбияче тарафыннан мактау сүзе әйтелгәч, балаларның күңелләре тагын да күтәрелеп китте.Шөгыль барышында балалар да матур чыршыга янып торган төрле төстәге шарлар,ап-ак бөртекләрен нәни бармаклары белән ябыштырдылар.Бу шөгыль балалар күңелендә бәйрэм чаткылары уятырга ярдәм итте.