Бәйрәм концерты «Лучшая на свете»

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу – беркем дә битараф кала алмый торган мәңгелек бәйрәм. 28 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Дөньяда иң яхшысы» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм концерты бик күңелле үтте. Саба интернат-мәктәбе укучылары, укытучылары һәм тәрбиячеләре әниләргә искиткеч, үзенчәлекле концерт бүләк иттеләр. Концерт программасында сәхнәләштерелгән күренешләр, дәртле, матур җырлар яңгырады. Тамашачылар шулай ук мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр башкаруында матур биюләр дә күрделәр. Һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International