24 ноябрь көнне Кече шыңар мәдәният йортында әниләргә багышланган тематик концерт булып узды. Ул кечкенә балаларның әниләргә ярату һәм җылылык хисе белән сугарылган чыгышы белән башланып китте. Быел юбилейларын билгеләп үткән әниләрне котладык, шулай ук әниләр үзләре дә бик матур чыгышлар ясадылар. Тамашачы һәр чыгышны алкышларга күмде.