Кичә 2018 елның 27 ноябрендә Тимершык урта мәктәбенең спорт залында мини-футбол буенча Байлар Сабасы зонасының беренче лига ир-ат командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионаты старт алды. Беренче уенда ДУСЛЫК-ГИМНАЗИЯ командалары очрашты. Уен ГИМНАЗИЯ командасы файдасына 5-3 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда САБАНТУЙ командасы ЦРБ командасын 10-0 исәбе белән тар-мар итте. НЫРТЫ командасына КИБӘЧЕ командасына каршы уенга чыкмау сәбәпле 0-10 исәбе белән техник җиңелү бирелде. Бүген Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Югары лига, Байлар уеннары дәвам итәчәк. Уеннар графигы монда.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге