2018 нче елның 11 ноябрендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
Ярыш спортчылар һәм командалар арасында беренчелекне ачыклау максатыннан уздырылды:
“А” категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә
“В” категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә
“С”категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә
“Яшүсмерләр” категориясендә шәхси беренчелек – СПК-2 күнегүендә.
“А” категориясендә Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” мәктәбе спортчысы) 3 нче урынга чыкты (тренеры Алексеев Ю.В.).
“Яшүсмерләр” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбенең спортчылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:
1 урын – Мингараев Камиль;
2 урын – Гарипов Руслан;
3 урын – Закиров Данис.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.