Хөрмәтле Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Сез үзегезне җиңел булмаган, әмма игелекле эшкә багышладыгыз. Сезнең хезмәт-район халкының иминлек һәм тынычлык гарантиясе. Кыюлык, түземлек, тулы фидакарьлек күрсәтеп, сез закон һәм тәртип сагында торасыз. Бары тик профессиональлек, эшкә намуслы мөнәсәбәт кенә җинаятьчелеккә каршы торуның катлаулы мәсьәләләрен уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.
Бу бәйрәм көнендә сезнең белән көн саен хезмәт итү авырлыкларын бүлешкән туганнарыгыз һәм якыннарыгыз адресына рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез.
Чын күңелдән Сезгә катлаулы хезмәтегездә уңышлар, ныклык һәм принципиальлек, кешеләргә игътибар һәм сизгерлек телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, тормыш оптимизмы, бәхет һәм шатлык телибез!