Туктар авылында зур концерт.

2018 елның 9 ноябре, җомга

5 нче ноябрьдә Туктар авылында зур концерт булып узды. “Эх, язмыш урамнары” ди аталучы концерт программасын Туктар авылында туып ускән шагыйрә, композитор, автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Тәслимә Низами әзерләде. Тәслимә Низами үенең иҗатташ дуслары белән бергә авылдашлары өчен чын мәгнәсендә җыр –моң бәйрәме ясады. Берсеннән берсе матур, тирән мәгънәле җырлар hәм шигырьләрдән торган  бу концерт программасын барлык тамашачылар яратып, көчле алкышларга күмеп карадылар.

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International