2018 елның 8 ноябрендә район мәдәният йортында 2018 елның “Уныш бәйрәме” булып узды. Бәйрәмдә, 2018 елның урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән бөртекле культураларны уру һәм суктыру буенча республикабызда “Иң яхшы комбайнчы” конкурсында җиңу яулаган Саба районы комбайнерлары тәбрикләнде. Алар – “Саба” җәмгыятеннән Гатауллин Алнур Мулланур улы, Маулин Миннебай Мәлик улы, Вәлиев Азат Мәсгүт улы, Сәйфуллин Нурулла Сәйфулла улы, Гәзизҗанов Айнур Наил улы, Галимуллин Айрат Миңлемулла улы, “Туган Як” җәмгыятеннән Маликов Нияз Нәкыйп улы. Шулай ук, Саба муниципаль районы башлыгының 2018 елның 22 августында чыккан, игеннәрне җыйнап алуда эшләгән комбайнчылар, шоферлар арасында ярыш үткәрү турындагы 141-142 нче номерлы карарлары нигезендә җиткерелгән ярыш шартларын арттырып үтәгән алдынгылар да бүләкләнде. “Уңыш бәйрәмендә” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының урынбасары Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, азык-төлек идарәсе начальнигы Хасашин Гафур Шайхулла улы катнашты.