Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йортындагы яңалыклар

2018 елның 9 ноябре, җомга

4 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. “Бердәмлектә -безнең көч!”  дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде.

  Максат:

1.     Туган ил турындагы белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү;

2.     Патриотик тәрбия бирү;

3.     Туган якка, үз илеңә карата ярата хисе тәрбияләү.

    “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек–электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. 

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне ул.  Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык. 

2 – 4 ноябрь көннәрендә безнең балалар йортында “Әйдәгез,  дус яшик!”  дигән акция үткәрелде. Бу чара балаларны түгәрәккә туплау һәм символлар белән таныштырудан башланып китте. Балалар шаблоннар буенча кисеп, буяп плакатка ябыштырдылар. Үз куллары белән матур рәсемнәр ясадылар. Россиянең символы булган әламнәр белән фотога төшү, үзләре ясаган плакатны стенага урнаштырубалалар күңелендә тирән эз калдырды.

 

 

Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Әкиятләр иленә сәяхәт » исеме буенча викторина.

 

 6 ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Әкиятләр иленә сәяхәт » дигән исем буенча викторина үткәрде.

Максат: әкият геройлары турындагы  белемнәрен ныгыту, әкият геройлары үрнәгендә ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Әкият — гаҗәеп, тылсымлы дөньяга, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, чынбарлыкка һәм тылсымлы алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре. Әкиятләр тормышта бик мөһим нәрсәләр турында сөйли, игелекле, гадел булырга өйрәтә.

Әкиятләр буенча әңгәмә үткәрдек, өзекләр укыдык. Әкият геройлары турында фикер алыштык, тылсымлы атрибут һәм әкият арсында элемтә таптылар. Балаларга бигрәк тә сорауларга җаваплар бирү, табышмакларның җавапларын табу,карточкадагы мәкальләрне җыю ошады.Соңыннан балалар әкият геройлары ясалган рәсемнәрне буядылар. Викторина уңай кәеф һәм яхшы гамәлләр булдырырга күркәм сыйфатлар уятты.

 

Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты –интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Дөрес фигуралар» дип исемләнгән пластилиннан әвәләү шөгыле

 8 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортынын “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Дөрес фигуралар» дигән  темага тәрбияче Эзекова Э. Р. шөгыль үткәрде.

Шөгыльнең максаты: пластилинны чеметеп алып,уч төбендә әйләндерү  хәрәкәтләре ясап, түгәрәк ясарга өйрәтүне дәвам итү, кечкенә түгәрәкләрне бармак белән басып картонга ябыштырып кую.

Бүген балалар янына матур киенеп Айсылу исемле курчак килеп керде. Аның кулында балаларга алып килгән бүләге бар икән. Ул -төрле тосле тылсымлы пластилиннар иде. Бу пластилиннарга тәрбияче апа да, балалар да бик шатландылар.

Тәрбияче апа балаларга йомшак пластилинны ничек итеп әвәләргә булганлыгын күрсәтте һәм һәрберсенә узенә ошаган төстәге кисәкне алып әвәләп карарга тәгъдим итте:

  -Ә хәзер, балалар, әйдәгез әле, “Мозайка “ уены уйнап алабыз.

Тылсымлы пластилинның үзегезгә ошаган төсләрен сайлап алыгыз да, шушы ак кәгазьгә матур итеп бер-бер артлы кечкенә төймәләр итеп куеп чыгыйк.

Балалар нәни бармаклары белән төрле тәстәге пластилин кисәкләрен чеметеп, түгәрәкләп мозайка тезә башладылар. Бик тырыштылар алар . Тәрбияче апалары булышып, мактап торды.

Бу әвәләү шөгеле балаларга бик тә ошады. Киләсе шөгыльнең кайчан булачагын апаларыннан сорап хәтерләренә салып куйдылар.

Айсылу исемле курчак аларның эшләренә матур итеп карап елмаеп утыра иде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International