2018 нче елның 4-5 нче ноябрь көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының традициягә кергән “Ату” буенча ярышлары булды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар һәм Ижевск шәһәреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярышларның максаты: стендлы ату төрен популярлаштыру, яшь спортчыларны үстерү.
Ярышлар ике категориядә үтте:
1 нче категория –яшьүсмер егетләр
2 нче категория – яшьүсмер кызлар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
1 нче урын – Мингараев Камил (“Сабантуй” спорт мәктәбе);
2 нче урын – Маликов Эльмир (“Сабантуй” спорт мәктәбе);
3 нче урын – Садыков Салават (“Сабантуй” спорт мәктәбе).
Яшьүсмер кызлар арасында беренчелеккә Батыршина Зилә (“Сабантуй” спорт мәктәбе) чыкты.
2 нче урын - Лекомцева Дарья ( Ижевск шәһәре);
3 нче урын - Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе).
Спортчыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур үрләр яулауларын телибез!
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге