Республикада һәм районда терлекчелек торакларын капиталь ремонтлауга зур игътибар бирелә. Төзелешкә тоткан чыгымнарның 30% республика бюджеты үз өстенә ала. 2018 елда безнең районда 17 сыер торагына ремонт керде, аларның күбесендә эш төгәлләнеп кулланылышка тапшырылды. “Игенче” җәмгыятенең Шекше бригадасында 100 башлык сыер торагы капиталь ремонтлана, әлеге торакта ремонт эшләре октябрь аенда төгәлләнергә тиеш.