«Казан сөлгесе» җыр-бию сәнгатенең халыкара фестивале (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

28-30 август көннәрендә, "Казан сөлгесе" җыр-бию сәнгатенең халыкара фестивале үткәрелә. Проектның авторы-Россиянең халык артисткасы, профессор Лима Гали кызы Кустабаева. 
Фестивальнең максаты һәм бурычы- бөтен дөнья халыкларының мәдәниятен саклау һәм үстерү. "Дулкын" халык ансамбле әлеге фестивальдә катнашты һәм Гран-прига лаек булды. Конкурс ике турда үтте. Шулай ук "Дулкын"лылар бию сәнгате буенча "мастер-класс"та катнашты. 
Жюри, гореф-гадәтләргә таянып, халык арасында әхлакый тәрбияне пропагандалаган өчен, "Дулкын"халык ансамбленә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International