“Бөтендөнья шахмат көне” - Мәгариф идарәсе

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

    Балаларны төрле яклап үстерү зарур. Шул уңайдан бакчабызда кечкенэ генэ бәйрәм үткәрдек, ул “Бөтендөнья шахмат көненә ”багышланды. Балаларыбыз мәктәп укучылары белән бик тыгыз элемтәдә тора, шуңа шушы бәйрәм уңаеннан 9 нчы классны бетергэн, бик куп төрле конкурларда актив катнашучы, шулай ук шахматны үз итуче авылыбызның горурлыгы булган Назипов Айзатны чакырдык. Ул балалар белән бик теләп очрашуга килде. Уенның төп кагыйдәләрен, фигураларның тезелешен, һәр фигураның йөрү тәртибен өйрәтте. Балалар бик бирелеп тыңлап утырдылар. Соңыннан үзләре дә уйнадылар. Айзат алдагы көннәрдә дә балалар белән очрашуга киләчәген ышандырды. Балалар бу очрашудан бик кәнәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International