Балалар Иҗат үзәгендә Саба мәчете каршында эшләп килүче җәйләүдә ял итүче балалар өчен мастер класслар үтте.

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

18 июльдә  Балалар Иҗат үзәгендә Саба мәчете каршында эшләп килүче җәйләүдә ял итүче балалар өчен мастер класслар үтте. Балалар бу көнне төрле юнәлешләрдә шөгыльләнеп, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр. “Актерлык осталыгы”, “Серле каләм”, “Рәсем”, “3D модельләштерү”, “Кул эшләре остаханәсе”, “Компьютер һәм мин” түгәрәкләрендә үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, яңа күнекмәләр үзләштерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International