Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы вәкилләре халыккны кабул итте.

2018 елның 13 июле, җомга

13 нче июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Кадыров Булат Ильдар улы һәм консультант Халилов Азат Илһам улы  Килдебәк авыл җирлегендә халыккны кабул итте. Булат  Ильдар улы һәм Азат Илһам улы очрашуга килгән гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча законның асылы аңлаттылар һәм халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.   Шулай ук, инспекция вәкилләре авыл җирлеге идарәсенә халыкка аңлату һәм тарату өчен кулланучылар хокукын яклауга бәйле   маглүмат җыентыклары калдырдылар.

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International