15 май көнне, 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды.

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 май көнне, 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале булып узды. Биредә  Татарстанның төрле районнарыннан 29 команда көч сынашты. Безнең Саба районы җыелма командасы татар КВН лигасыннан 1 нче урынны яулап кайтты. 

Фестивальдә катнашучы командаларны «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров,   җырчы Салават Фәтхетдинов, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе  Алия Заһидуллина һәм татар КВН лигасының якын дусты Айдар Хисаметдинов бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International