Олы Шыңар авыл җирлегендә яңалыклар

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Шафигуллина Рәшидә Сөләйман кызы  1928 елның 6 июлендә Оет авылында дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала үсәләр, Рәшидә апа өченче бала. Ул 4 сыйныфны Оет авылындагы башлангыч мәктәптә тәмамлый, тагын 3 ел Шыңар мәктәбендә укый, 7 сыйныфны  1941елда тәмамлый. Сугыш башлангач  абыйсы Госман сугышка китә һәм үлеп кала. Әтисе сугышта катнашмаган.  “ Сугыш һәрбер йортка үзенең утлы сулышын өрде...” Бу чынлап та шулай. Әле 14 яшьләре дә тулмаган үсмерләрне төрле яклап сыный ул. Аякта – чабата, өскә кияргә киемнәр дә шул чама гына. Барыбер  тормышны дәвам итәргә, ашарга, чәчәргә кирәк. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да тыл ветераннары кулыннан үткән, чөнки ил язмышы – алар язмышы булган. Сугыш вакытында Рәшидә апа да колхозда нинди эш бар барысын да эшләгән. Чәчү чәчкәннәр, амбарда эшләгәннәр, урман кисәргә дә йөргән. Аннан соң сарык фермасында эшләгән.1955нче елда Кече Шыңар авылына Шафигуллин Миннәхмәткә  кияүгә чыга. Килен булып килгән  еллардан алып колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң да бик авыр еллар килә, гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга ул.  “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70 еллыкларына юбилей медальләре бирелә.  4 бала тәрбияләп үстерәләр. Миннәхмәт абый 2005 елда вафат  була. Кызы Әлфия  1956нчы елда туган, Казан шәһәрендә яши,1 баласы бар; Зөлфия 1958 елда туган, Казан шәһәрендә яши, 2 баласы үз тормышлары белән яши, 4 оныклары бар; Мидхәт  1960 елгы, Сабада яши,1кызы, 2 малае 2 оныгы бар,  Рәфия  1965 елгы, Казанда яши , 2 кызы бар . Рәшидә апаның барлыгы 8 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Кече Шыңар авылында балаларының тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International