Җәйнен матур мизгеллэре.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Туган ягым - бишегем минем. Туган ягым – ул минем туып үскән, әбием, әнием яшәгән төбәк. Шуңа якын күңелгә. Анда гына җилләр иркәли, чишмәләре челтери-челтери мине сәламли, кошлары җырларын бүләк итә. Таң әтәчләре тавышланып уята да, әнә тыңла дип, табигать кочагына озата. Күкләрдә йолдызлар сүнә. Туган җирем өстенә яңа көнгә яңа теләкләр белән Кояш күтәрелә.

     Чәчәкләр! Чәчәкләр! Чәчәкләр! Бу сүзләрне ишеткәч үк, күз алдына матурлык килеп баса. Әйе, әйе, матурлык! Аллы-гөлле хуш исле матур болыннар, елга-күл, урманнар... Бизи алар кыр-урманнарны, болыннарга келәм җәеп куя. Тау битләренә көршән яга, ука җепләр белән чигешли: башларына “калфак”, “түбәтәйләр” кидереп куя.

     Гаҗәеп бер дөнья !Чәчәкләр һәм Кешеләр! Чәчәкләр – кешелек дөньясының бизәге. Алар Кешеләрне аңлыйлар кебек. Ә без? Кешеләр? Аңлыйбызмы соң аларны? Аң дәрәҗәсе югары булган затлар?! “Яшәү” өчен көрәшне башкача аңлыйлар, башкача гомер итәләр, Әмма, без, барыбыз да үсемлекләр алдында баш иябез. Чөнки аларның хуш исләре дә, таҗларының төсләре дә, тамыр, яфрак, сабаклары да безнең өчен файдалы.

   Без, Кешеләр, аларны юк итү максаты гына куеп яшәмик, ә файдасы ягыннан үзебезгә дуслар итик! Шәмәрдән авыл җирлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International