Сәләт - Саба аланында барлык сәлкешләр дә төрле яктан ачыла, бирелгән мөмкинлекләрне кулланып, шөгыльләрен арттыралар. Алар бүген дә үзләрен ШТК уенында сынап карадылар. Командалар мәзәкләр язып үзләренең актерлык осталыгын ШТК уенында күрсәттеләр. Гомумән алганда, “Сәләт-Саба”да тормыш кайный. Сәлкешләр Биләрдә узачак Форумга әзерләнәләр. 4 июльдән аларны Биләр җире көтә.