“Кояшкай” сәламәтләндерү лагеренең беренче сменасы дәвам итә

2018 елның 8 июне, җомга

Агымдага елның 7 июнь көнендә “Кояшкай” лагеренең планы нигезендә көннең беренче яртысында балалар төрле юнәлештәге түгәрәкләрдә булдылар, көннең икенче яртысында исә алар өчен шәфкать туташы белән “Без наркотикларга һәм спиртлы эчемлекләр каршы” темасына профилактик чара оештырылды. Шулай ук йокы сәгатеннән соң “Күңелле стартлар” бәйгесендә балалар бик теләп катнашкан булсалар, кич белән алар өчен “Хеллоуин” үткәрелде.

            Ә бүген 8 июньдә иртәнге якта “Кояшкай” лагерендә ял итүче балалар Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан “Нарат” боз сараена экскурсиягә бардылар. Бүген шулай ук якынлашып килүче Россия көне бәйрәме уңаеннан рәсем конкурсы игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International