Олы Шыңар авыл җирлегендә яңалыклар

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре  Алинә Файзуллинаны “Татар кызы – 2018” конкурсына әзерләделәр һәм 11 май көнне Арча район мәдәният йортында үткәрелгән конкурста катнаштылар. Бәйге 2 турда узды: “Таныштыру” һәм “Иҗади тур”, Алинә тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясап финалга узды.     12 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортының “Наза” балалар фольклор коллективы “Иске Казан Түгәрәк уены” Республика фестивалендә “Чикләвеккә бару күренеше” белән чыгыш ясады. Коллектив 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.  12 май көнне Чулпыч авылыннан Мөбәрәковлар гаиләсе  Халыкара гаилә көне уңаеннан  район күләмендә  үткәрелгән  ярышларда катнашып 3 урынны яуладылыр. 13 май көнне Олы Шыңар авылыннан Садыйковлар гаиләсе Саба районы мәдәният йортында Гаилә көненә багышлап үткәрелгән “ Әниләр һәм бәбиләр” исемле татар эстрадасы артистлары катнашында үткәрелгән концертта чыгыш ясадылар.  15 май  көнне Байлар Сабасында КСК "Сабантуй"да дини гаиләләр катнашында Гаилә бәйрәменә багышланган чаралар  уздырылды. Бу бәйрәмдә Олы Шыңар авылыннан Гарифуллиннар гаиләсе катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International