хоккей буенча Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестивале

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Сочи шәһәрендә хоккей буенча Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестивале. Безнең  ХК "Тимерхан" командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Төркем этабында ХК Тимерхан командасы 3 җиңү яулады, гомуми исәп 20-2.

1/4 этабында Тимерхан командасы  Импульсны 6-0 исәбе белән җиңде.

Ә ярымфиналда Тимерхан командасы 8-0 исәбе белән Вольфрам командасын җиңеп финалга чыкты.

Иртәгә, 16 май көнне 13:00 сәгаттә финал уеннары узачак Тимерхан  Ледокол камондасы белән көч сынашачак.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International