Югары Симет авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 2 мае, чәршәмбе

      1 май көнне җирлек биләмәсенә кергән зиратларны  корган агач-куаклардан, чүпләрдән , сынган ботаклардан чистарту өчен өмә үткәрелде. Өмәгә чакыруга Югары Симет һәм Түбән Симет  авылы халкы битараф калмады , кайчы пычкы, кайсы балта, көрәк тотып зиратка җыелды. Алар корыган, аварга торган агачларны кисте, куакларны чапты, зиратны чүп-чардан , корыган үләннәрдән арындырды. Югары Симет авыл җирлеге әлеге изге эштә катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтен белдерә.

      Язгы өмә оешмаларда да дәвам итә. 30 май көнне Югары Симет күп функцияле үзәк хезмәткәрләре бердәм булып өмәгә чыкты. Алар соңгы кар өемнәрен таратты, баш калкытып килүче үлән араларын тырмалап чистартты  , куаклардагы сынган ботакларны җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International