25-апрель 2018 елдан «2018 елгы язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз җитештерү” бунча айлык һәм 28 апрель 2018 ел Бөтендонья хезмәтне саклау коне буларак игълан ителде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы, халыкара хезмәтне оештыру һәм халыкара профсоюзлар хәрәкәте инициативасы белән 2003 елдан эш урынында һәлак булган яки зыян күргән эшчеләр истәлегенә 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә. Барыбызга да аңлашыла, имин эш урыны булдыру – бик мөһим чара. Ләкин икенче яктан, әлегә берни дә булмаганда ул беренче дәрәҗәдәге әһәмиятле дә түгел кебек. Ә кешеләр бәхетсезлек очракларына юлыга тора. Әйтик, 2017 елда республиканың АПК тармагында 3 кешенең үлеме теркәлгән, 6 кеше авыр имгәнү алган. Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклауның әһәмияте тагын да арта. Монда “кеше факторы” зур роль уный, шулай ук эшне дөрес оештыру да мөһим.
2018 елда АПКда хезмәтне саклауга 6,189 миллион сум акча тотылган. Бер эшчегә 2866 сум туры килә. Махсус киемнәр алуга – 4,523 миллион, шәхси саклану чараларына 534,5 мең сум сарыф ителгән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
Механизация бүлеге.