«Без – балачак иленнән» - башлангыч сыйныфлар айлыгы - Мәгариф идарәсе

2018 елның 27 апреле, җомга

23-28 нче апрель көннәрендә Мичән төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар айлыгы кысаларында “Татар теле атналыгы” үткәрелде.

Башлангыч сыйныф укучылары, Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр.

23нче апрельдә, В.И.Ленинны искә алып, 4нче сыйныфта “Ленин турында сөйләшик” темасына эзтабарлар җыены үткәрелде.

25нче апрельдә, Иске Мичән “Таң” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрелде. Очрашуда һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте. Сәхнәләштерелгән әкиятләр, күмәк уеннар барысына да ошады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International