Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнеп килә. Булган авыл хуңалыгы техникасы, агрегатлар төзекләндерелгән һәм эшкә әзерләнгән. Дәүләт техник күзәтүенең Саба районындагы бүлек җитәкчесе Р.Р. Харисов белән берлектә техникага һәм тракторларга техник күзәтү үткәрелде. Шулай ук Җаваплылыгы чикләнгән “Таттехконтроль” оешмасында машиналарга техник күзәтү үткәрелде.
Хуҗалыкның терлекчелек фермалары территорияләрендә җыештыру, тиресне кырларга чыгару эшләре башкарыла.
Килдебәк авыл җирлеге.