15 март көнне Саба районы туган якны өйрәнү музее һәм Ә.Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәсе мәдәният йортында хәрби комиссариатның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә хәрби тематиканы яктырткан документлар, фотолар, солдат хатлары, атрибутлары урын алды. «Служу России» һәм «Семья-моя крепость» - китап күргәзмәсе бай эчтәлекле хәрбиләр хезмәте һәм гаилә тормышына багышланды.