Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында «Әти-шикәр, әни-бал» исеме астында гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәм балаларның чыгышлары һәм әти-әниләрнең үзара ярышлары белән үрелеп барды.Әти-әниләренең кечкенә генә җиңүгә дә балалар кебек шатланганын күрү, нәниләребезгә зур куаныч булды.Бәйрәмнең күңелле мизгелләре һәркемнең күңелендә озак сакланыр.