Гаилә җылысы

2024 елның 17 мае, җомга

Яшьләр сәясәте учрежденияләре  арасында,Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының грантлар конкурсында "Гаилә җылысы" проекты белән "Яшьлек" яшьләр үзәге 960000 сумлык грант откан иде.
Әлеге проект кысаларында быел 4 зур чара үтәчәк.
17 нче май көнне, "Сабантуй" спорт һәм ял итү комлексында , районыбызның яшь гаиләләре өчен зур бәйрәм чарасы үтте.
Әлеге чарада, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Каримов Марат Рәшит улы; Саба районы яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы; Саба районы гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Шафикова Гульнар Илдар кызы;  "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Галимуллина Ильмира Илфир кызы; районның "Әтиләр киңәшмәсе" иҗтимагый оешмасы рәисе Закиров Фәнис Фәрит улы; Казан  шәһәренең "Ышаныч" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Малецкова Людмила Николаевна; "Яшьлек" яшьләр үзәгенең директор вазыйфасын башкаручы Гомәрова Алисә Мәгфүр кызы катнаштылар.
Проект кысаларында яшь гаиләләр өчен бәби төрү, токмач кисү осталыгы буенча бәйгеләр , агачтан эскәмия ясау, роллар ясау буенча мастер- класслар һәм яшь әти- әниләр өчен психологик трининг үткәрелде.
Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән әлеге проектның мәгълүмати спонсорлары "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе һәм "Саба таңнары" газетасы редакциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International