2018 елның 22 февралендә Югары Утар балалар йортында бөек рус язучысы Лев Толстойга багышланган бәйрәм чарасы узды. Курсабаш авыл китапхәнәчесе Фәридә апаның чыгышы һәм ул әзерләгән сораулар балаларны битараф калдырмады.
Максаты: рус әдәбиятына карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; логик фикерләү сәләтен үстереп Толстой әсәрләре белән таныштыру; рус халкының тарихына хөрмәт тәрбияләү.
Балалар әлеге бәйрәмдә бик теләп катнаштылар,сорауларга кызыклы һәм төгәл җавап бирделәр.Рус язучыларының әсәрләрен бик ошаттылар.
Югары-Утар акылга зәгыйф балар йорты-интернатында үткәрелгән “Ягез әле, егетләр!” спорт чарасы.
21 нче февралендә Югары-Утар балалар йортында тәрбияче Садыков И.Г. тарафыннан “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан “Ягез әле, егетләр!” спорт чарасы үткәрелде.
Бу чараның ярышларында балалар үзләренен уңганлыкларын, җитезлекләрен һәм команда белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Бик күңелле һәм кызыклы үтте ул ярышлар.
Егетләргә бәйгеләрдә катнашырга бик ошады һәм алар күтәренке кәефтә калдылар.