Фәнис Яруллиның 80 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралар (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга 80 яшь тулды.  Шул уңайдан район китапханәсенең китап бирү бүлегендә “Тормышны җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының китаплары укучыларга  тәкъдим ителде.        Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән? Татар әдәбиятында саллы мирас калдыру белән беррәттән, ул зур мәктәп тә булдырган шәхес.Тормышны ярату мәктәбе ул!

 

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне кунакка чакырды. Алар өчен Ф.Яруллинның 80-ел тулу уңаеннан «Һәр күңелдә сер ята” дигән темага әдәби сәгать үткәрде. Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре, прозаик, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. Китапханә мөдире Садыйкова Г.Х. аның авыр тормыш юлы турында сөйләде, иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады. Чара барышында «Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала» дигән электрон презентация күрсәтелде. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, Ф.Яруллин сүзләренә иҗат ителгән Р.Сабитова башкаруында “Сайрый бер кош” дигән җыр яңгырады.

 

Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән лицееның 5в сыйныф укучылары өчен (класс җитәкчесе Шайхиева Ж.И.) шагыйрь, драматург, прозаик Фәнис Яруллинга 80 яшь тулу уңаеннан “Бер йөрәккә күпме моң һәм җыр сыя” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Күңел яктысы» китабыннан шигырьләрен укыды. Балаларга “Фәнис Яруллин” дигән электрон презентация һәм “ТНВ. Фәнис Яруллин хакында”, “Алия Махмутова башкаруында “Ана” шигыре”, “Әмир Латыйпов башкаруында Ф.Яруллин сүзләренә язылган җыр “Әткәй-әнкәй назлары”  видеороликлары күрсәтелде, “Фәнис Яруллин – шагыйрь, драматург, прозаик” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, Ф.Яруллинның сүзләренә язылган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры янгыратылды.

 

Югары Шытсу авыл китапхәнәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә китап күргәзмәсен уздырдылар, язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллиның тууына 80 елына багышлап. Китапхәнәгә “Ак калфак” хатын кызлары һәм башка китап укучылар килделәр.Кызыклы әнгәмә уткердәлер язучы Ф.Яруллиның тормышына һәм иҗатына багышлап. Аның иҗаты татар әдәбиятенә зур өлеш кертте. Язучы иҗаты дәуләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул ин дарәҗеле әдәби премия лауреаты булып тора. Халык шагыйренең шигырьләре яңгырады. “Әйтелми калган сүз” китап күргәзмәсе утте.

9 февраль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә безнең яраткан шагыйребез Ф.Яруллинга 80 ел тулу уңаеннан шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International