Мишәбаш мәдәният йортында "Кичләребез узсын күңелле" дигән күңелле стартлар бәйгесе оештырылды. Мондый ярышларда күбрәк балалар, яшусмерләр катнаша. БУ юлы командалар учреждениеләрдә, предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлардан торды. Мәдәният йорты директоры Ахатова Хания, кызыклы, хәттә котмәгән бәйге төрләре белән кичәне алып барды. Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләр, укытучылар, фельдшерлар, предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар ярыш этапларын җитезлек, тапкырлык юмор белән үтеп чыктылар.