«Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә “Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан оештырылган чоралар.

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә  “Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан  төрле чоралар уздырылды.

04 декабрь көнне   “Инвалидлар ункөнлеге” уңаеннан  «Балкыш» тернәкләндерү бүлегендә  сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган,  ял итучеләр өчен масса- күләм чоралар оештыру белгече Валиева А. һәм Шәмәрдән мәдәният йөрты хезмәткәрләре көче белән  «Әйдә күнел ачабыз» исеме астында уенлы- жырлы бәйрәм кичәсе узды.

05 декабрь көнне   “Коррупциягә юк” исеме астында түгәрәк өстәл оештерелды  .

06 декабрь көнне социаль хезмәткәр Шәймәрдәнова Лилия «Балкыш” тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә Лесхоз бистәсенә  «Социаль туризм» технологиясе буенча экскурсия оештырды. 

07 декабрь көнне Арча территориаль органы, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең белгече Халилов Азат “Сатып алучылар хокукың саклау хакында” әнгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International