ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2024 ел
сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә Тимершык, Кызыл- Мишә мәдәният йортлары һәм китапханәләре, Көек авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан Тимершык авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син" спектакле күрсәтелде. Тамашачылар чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Артистларның чыгышы көчле алкышлар тудырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

5 март көнне Тимершык, Кызыл -Мишә мәдәният йортлары, китапханәләр, Көек, Сабай, Миңгәр авыл клублары хезмәткәрләре һәм «Мизгел» фольклор коллективы "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә" район фестиваль-конкурсның йомгаклау кичәсендә "Балага исем кушу" татар йоласы белән чыгыш ясадылар. Тимершык авыл җирлеге Саба муниципаль районы  Башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.   

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 4 мартта Тимершык мәдәният йортында «Талант Фест» конкурсының зона этабы узды. Конкурс укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Бу конкурста Югары Симет, Иске Мичән, Шыңар, Тимершык мәктәпләре һәм Саба мәктәп-интернаты балалары катнашты. Балалар вокал-соло, инструменталь ансамбль, театр һәм сәнгатьле уку номинацияләрендә ярыштылар. Конкурс югары дәрәҗәдә узды һәм ахырда жюри әгъзалары балаларның иҗатын бәяләделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2 мартта Тимершык мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район фестиваль - конкурсының зона туры узды. Ике гаилә катнашты:  Саба йөзү бассейны оешмасыннан Тимербаевлар гаиләсе һәм Курсабаш авыл җирлегеннән Мөбарәкшиннар гаиләсе. Мәдәният йортының тамаша залында Тимербаевлар һәм Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда нәсел шәҗәрәсенең тарихи фактлары күрсәтелде, истәлекле, борынгы әйберләр, милли ризыклар, кул эшләре куелды. Сәхнәдә нәсел тарихы, танылган кешеләр, шәҗәрә презентациясе белән казанышлар турында чыгыш ясалды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

4
март, 2024 ел
дүшәмбе

2 март көнне Тимершык авыл җирлеге командалары катнашында ачык һавада, хоккей сезонын ябу максатыннан, хоккей ярышлары оештырылды. Барлыгы 3 команда катнашты. 1 урын Көек, Кызыл-Мишә, 2 урын Тимершык, 3 урын Тимершык урта мәктәбе командаларына бирелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

23 февральдә Кызыл -Мишә мәдәният йортында  Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир узды. Бильярд турниры  ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә  этәрде. Көрәш кызыклы һәм киеренке булды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да һәр туп өчен көрәште, интрига соңгы партиягә кадәр сакланды. Ә призерлар өчлеге түбәндәгечә бүленде:

1 урында - Нигъматҗанов Фирдинант,

2 урында -Нигъматҗанов Ринат 

3 урында- Яруллин Илдар.

Без җиңүчеләрне һәм турнирда катнашучыларны котлыйбыз.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин боерыгы нигезендә, актив гражданлык позициясен тәрбияләү һәм патриотизмны, хокукый мәгърифәтне формалаштыру, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын үстерү максатларында, Тимершык урта мәктәбендә «Без киләчәкне сайлыйбыз!» дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде. Әлеге чарада Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы катнашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган ил үсеше турындагы сорауларга җаваплар белделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 17 февралендә Тимершык авылында  Тимершык авыл җирлеге командалары  арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Ильнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Даминов Зөлфәт Габделхай улы истәлекләренә волейбол уены ярышлары узды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

15 февральдә без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуны билгеләп үтәбез. Кызыл-Мишә  мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Гасырларда калыр батырлык" шигърият кичәсен үткәрделәр. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе турында, куркыныч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшми калырга, ныклы характерны җимерергә мәҗбүр итә алмаганлыгын беләләр. Шулай ук «Муса Җәлил – шагыйрь-патриот» күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде, әмма балаларның аерым игътибарын шигырьләрнең якты басмалары җәлеп итте. Чара барышында балалар башкаруында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 11 февраль көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Саба” командалары көч сынашты.

Уен нәтиҗәләре:

“Тимершык” – “Саба”     3:7

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International