Тимершык авыл мәдәният йортында «Талант Фест» конкурсының зона этабы

2024 елның 12 марты, сишәмбе

 4 мартта Тимершык мәдәният йортында «Талант Фест» конкурсының зона этабы узды. Конкурс укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Бу конкурста Югары Симет, Иске Мичән, Шыңар, Тимершык мәктәпләре һәм Саба мәктәп-интернаты балалары катнашты. Балалар вокал-соло, инструменталь ансамбль, театр һәм сәнгатьле уку номинацияләрендә ярыштылар. Конкурс югары дәрәҗәдә узды һәм ахырда жюри әгъзалары балаларның иҗатын бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International