Район тарихы

Авыллар, районнар кешеләр кебек. Аларның һәркайсының үзләренең язмышы, үзләренең тарихы, үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Байлар Сабасының бик борынгы икәнен дәлилләүче чыганаклар байтак. Мәсәлән, ХIV гасыр ахырында – XV йөз башында иҗат ителгән татар халык дастаны “Идегәй”дә ул:

Изге Шәһре Болгарны,
Астаналы Сиварны,
Капкасы биек Казанны,
Чулмандагы Җүкә тау,
Урмандагы Сабаны...
– дип искә алына.


Байлар Сабасыннан ун гына чакрым ераклыкта – Эзмә авылы зиратында 1332 елгы кабер ташы бүгенге көнгә кадәр саклана.

Саба районы 1930 елда оешкан. Ул Татарстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. Гомуми мәйдан –1098 м2. 32450 халкы бар (93 проценты татарлар, 6 процент – урыслар, 1 процент – башка милләт вәкилләре). Районның административ үзәге –шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе – Казаннан 98 км, Шәмәрдән тимер юл вокзалыннан (Казан-Екатеринбург тимер юлы) 22 км,  Вятка Аланы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан. Районда 20 җирле үзидарә Советы бар.

Байлар Сабасы бистәсендәге мәчет 1841 елда төзелгән. 2000 елда Лесхоз бистәсендә дә гаҗәеп матур мәчет ачылды. Бүгенге көндә районда 50гә якын мәчет эшли.

Сатыш авылының ХVII гасырда төзелгән  мәдрәсәсенең бинасы  районның тарихи һәйкәле булып тора.

Саба районының төп икътисади юнәлеше – авыл хуҗалыгы.

Саба урман хуҗалыгы – даны еракларга таралган хезмәт коллективы. Ул 6 урманчылыкны, Үзәк урман пунктын, Түбәндәге складны берләштерә. 527000га мәйдандагы Саба урманнары республикабызның 8 район биләмәсенә урнашкан.

“Сабаагрохим”, ААҖ Шәмәрдән ит комбинаты, ААҖ “ВАМИН Татарстан – ВАМИН Саба”, ҖЧҖ “Ремсервис”, ҖЧҖ “Транссервис”, ААҖ Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе”, ҖЧҖ “Саба Мелиорация” ПМК”сы, ҖЧҖ “Саба җетен” предприятиесе агропромышленность комплексының иң зур предприятиеләре.

Ун ел эчендә районда 238 км түбән һәм 163 км югары басымлы газүткәргеч салынган. Безнең район тирәсенннән югары басымлы 8 газүткәргеч уза. Аларның даими рәвештә нәтиҗәле эшләрен тәэмин итүче Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия-производство идарәсе – райондагы дәрәҗәле коллективларның берсе.

Ун ел эчендә Сабада 170940 м2  йорт салынды. Иске йортларны  бетерү буенча Сабада 27 квартиралы, Шәмәрдәндә 22 квартиралы  йорт, Бөек Ватан сугышы ветераннарына 24 гаиләгә исәпләнгән йорт (ООО “Татрансгаз” катнашында) салына.

Халыкны туктаусыз су белән тәэмин итү максатыннан Сабада “Питьевая вода” Президент программасы гамәлгә керде.

Ышанычлы алмаш әзерләүгә, белем бирүгә һәрдаим игътибар үзәгендә. 24 урта һәм төп, 21 башлангыч мәктәптә, 43 ясле-бакчаларда, 2 өстәмә белем бирү учреждениесендә балаларга аң-белем бирелә. Аларда 870 укытучы һәм тәрбияче эшли. Сабада шулай ук “Саба аграр көллияте” – урта профессиналь белем бирү учреждениесе бар.

Районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.  21 спорт залы, 4 хоккей тартмасы, ябык бассейн һәм башка спорт объектлары эшли. Анда 20ләп спорт төре белән шогыльләнергә була. Сабада татарча көрәш гомер-гомергә иң яраткан шогыль саналды. Сабалылар татар-башкорт көрәшендә күп мәртәбәләр Татарстан һәм Россия чемпионнары булдылар, мактаулы исемнәр яуладылар.  Шәмәрдәндә районара яшьләр мәдәни-спорт үзәге эшли. Төрле секцияләрдә барлыгы 1000гә якын бала һәм яшүсмер шогыльләнә. 2000 елда Сабада балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. 16 тәҗрибәле тренер-укытучы җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар төрле спорт төрләре белән шогыльләнә алалар. Стадион һәм ял паркы яңартылды.

Шекше  урта мәктәбенең  хоккей командасы республиканың “Алтын алка” клубы призына уздырылган уеннарда призлы урыннар ала.

Районда үзешчән сәнгать смотрлары, төрле коллективларның иҗат отчет концертлары, сәнгать фестивальләре, эстрада концертлары әледән-әле булып тора. Халыкка Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе, 25 мәдәният йорты, 27 авыл клубы, 29 китапханә хезмәт күрсәтә. “Дулкын” бию коллективы – районыбыз горурлыгы, аның даны Татарстанга гына түгел, Россиягә дә таралган.

ТР Дәүләт музееның Сабадагы филиалы ¬шулай ук уңышлы гына эшләп килә. Анда кызыклы экспонатлар бик күп.

Безнең район – күренекле шәхесләр тудыручы, үстерүче төбәк. 7 якташыбыз – академик Әбрар Кәримуллин, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров, композиторлар Рөстәм Яхин, Хөснулла Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, рәссам Тавил Хәҗиәхмәтов ТР иң олы бүләгенә – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар.

Сабалылыр якташлары – Советлар Союзы Геройлары – Иван Башкиров, Гали Закиров, Вәлит Хаҗиев, Зәки Хәбибуллин, Дан орденының тулы кавалерлары Корбангали Тимергалиев, Абдулла Мотыйгуллин, Социалистик Хезмәт Геройлары Галим Шәймәрданов, Рәхмәтулла Фәтхуллин, Мөдәррис Исламгалиев, тыл һәм сугыш ветераннары белән чиксез горурлана.

Соңгы яңарту: 26 гыйнвар 2016, 13:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования