2024 елның 13-18нче апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
19 апрель көнне Саба муниципаль районының сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә укытучылар һәм хезмәткәрләр арасында ГТО нормаларын тапшыру өчен сынаулар узды.
2024 елның 18 апрелендә Юлбат төп мәктәбе базасында «Музыка һәм сынлы сәнгать дәресләрендә укучыларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру» темасына музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының район семинары узды.
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Бу вакыйганы искә төшерү нияте белән Саба туган якны өйрәнүчеләр музеенда “Яшь тарихчылар” клубына йөрүчеләргә хәтер сәгате уздырылды. Бу чараның максаты 1941-1945 елда оккупацияләнгән территориядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының тыныч совет гражданнарына карата кылган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Чара кысаларында "Вакыт срогыннан башка" видеоролигын карау да оештырылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә өмә булып узды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.
19 апрельдә "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында «Укучының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү, укыту сыйфатын күтәрү ысуллары» темасына математика укытучыларының район семинары үткәрелде.
2024 елның 19 апреле 17.00 сәгатьтән 20 апрель 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
19 апрель кичендә, 20 апрель төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм 15-17 м/с тизлектә көчле көньяк-көнбатыш җиле булыр дип көтелә.
19 апрель кичендә Казанда урыны белән яшенле яңгыр һәм 15 м/с ка кадәр көньяк-көнбатыштан көчле җил булачак.