Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Шыңар урта мәктәбендә җыр һәм строй смотры, "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннары оештырылды.
24 февральдә Кече Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. 23 февраль-Ватаныбызны саклаучы барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу чын ир-атлар бәйрәме, шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк кыю, җитез һәм ышанычлы малайлар бәйрәме. Конкурс программасында авыл яшьләре һәм яшүсмерләр катнашты.
15 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасы уңаеннан, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары Чулпыч авылында Раилә апа Зиннәтуллина янында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Раилә апа улының балачагы, мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклашты, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Саубуллашканда аңа сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм Тимершык авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 3:5; Шыңар1- Шыңар2 2:3.
Кече Шыңар мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, бар гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, киләчәк буыныбызны халык иҗаты, гореф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүче , “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызы “Ел хатын-кызы” республика конкурсында “Хатын-кыз мәдәният һәм рухият” номинациясендә чыгыш ясады һәм лауреат булды.
1-2 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган татарча көрәш буенча республика ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча авылдашыбыз Ахунҗанов Рифат 115 кг авырлыкта 3нче урынны яулады һәм бронза медальгә лаек булды.
2 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды.
Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2023 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2024 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча; Саба районы прокуроры Шаймарданов Р.Н.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; “Сабагаз” идарәсе начальнигы Мөхетдинов И.И.; Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар
Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2007-2009 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда 1 урынны яулады.
Кече Шыңар авылында яшәүче Гатиятуллина Галия Гимай кызына 2024нче елның 30нчы гыйнварында 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да кушылды.