ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

22 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында "Ягез, бер дога" дигән тематик кичә узды, анда "Ак калфак" клубы әгъзалары, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч авылларының хөрмәтле  хатын - кызлары катнашты. Чараның максаты - халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау. Чарада катнашучылар яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, тормыш ситуацияләре турында вәгазьләр тыңладылар. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

17 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Карга боткасы” дигән йола- бәйрәме оештырдылар. Алып баручылар бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр, барысына да тынычлык,  иминлек теләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Борынгы заманда кешеләр язны үз канатларында кара каргалар китерә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кара каргалар килгәч, халык Карга боткасы пешергән. 
 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

 Гаилә елы кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йортында «Шәҗәрә бәйрәме - гаилә кыйммәтләре бәйрәме" узды, анда Габдрахмановлар нәселеннән вәкилләр җыелды.  Сәхнәдә нәсел тарихы, танылган кешеләр, Шәҗәрә презентациясе белән казанышлар турында чыгыш ясалды. Концерт номерлары арасында кунаклар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары  балачак, туганнары һәм якыннары турында җылы истәлекләр белән сугарылган. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

   Язның беренче  нурлы бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты 8 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында узды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, хатын - кызларга сәламәтлек, матурлык, иминлек, сабырлык һәм мәхәббәт теләделәр. Сәхнәдә бары тик ир-атлар башкаруында гына танылган хитлар яңгырады!  Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Концерттан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Азалия Семенова 76+  авырлык категориясендә 1 урынны, Артем Варламов 95+  авырлык категориясендә 2 урынны, Ахунзянов Рифат 100+ авырлык категориясендә 3 урынны, Хуснуллин Ильзат 90+ авырлык категориясендә 3 урынны алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28 февральдә Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Шәйхетдиновлар гаиләсе белән берлектә, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»  Республика Шәҗәрә конкурсының зона турында катнаштылар. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

 Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Шыңар урта  мәктәбендә җыр һәм строй  смотры, "Аҗаган"  хәрби-патриотик уеннары оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

24 февральдә Кече  Шыңар мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. 23 февраль-Ватаныбызны саклаучы барлык кешеләрнең бәйрәме. Бу чын ир-атлар бәйрәме,  шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк кыю, җитез һәм ышанычлы малайлар бәйрәме. Конкурс программасында авыл яшьләре һәм яшүсмерләр катнашты. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

17
февраль, 2024 ел
шимбә

15 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасы уңаеннан, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары Чулпыч авылында Раилә апа Зиннәтуллина  янында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Раилә апа улының балачагы, мәктәп еллары турында хатирәләре белән уртаклашты, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Саубуллашканда аңа сәламәтлек теләделәр. Ул кунакларны рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

    Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча  ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм  Тимершык  авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 3:5; Шыңар1- Шыңар2  2:3.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International