95 яшьлек юбилярны котлау.

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Кече Шыңар авылында  яшәүче Гатиятуллина Галия Гимай кызына 2024нче елның 30нчы гыйнварында 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да  кушылды.

   Галия апа 1929 елның 30нчы гыйнварында Теләче районы Ямбулат авылында дөньяга килә. Соңрак гаиләләре белән Казаклар авылына күченеп киләләр. Гаиләдә 3 кыз бала тәрбияләнәләр, Галия апа олысы була. 1935 елда 1нче сыйныфка укырга керә. Ул 6нчы сыйныфта укыганда сугыш башлана.  7 классны бетерүгә сарык фермасына эшкә килә, сугыш беткәч тә шул ук фермада эшли.

Галия апа1958 елда Кече Шыңар авылының Рәхимулла абыйга кияүгә чыга. 1959 елның январь аенда  кызлары Рәхимә, 1961 елның ноябрь аенда  уллары Сәлимулла туа.  Галия апа колхозда озак еллар яшелчәлектә эшли, төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 60, 70 еллыкларына юбилей медальләре бирелә.

Олы кызлары Казан шәһәрендә улы һәм килене белән яши.  Уллары Сәлимулла  “Туган Як” җәмгыятендә, киленнәре Энҗе Оет медпуктында эшлиләр. Бүгенге көндә Галия апа ире Рәхимулла белән, улы һәм килене тәрбиясендә  яши. 3 оныклары  2 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International