ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

         Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2007-2009 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә  үткәрелгән ярышларда 1 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар авылында  яшәүче Гатиятуллина Галия Гимай кызына 2024нче елның 30нчы гыйнварында 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да  кушылды.

   

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!» дигән район конкурсында  Олы  Шыңар авыл җирлегенә караган оешмаларда эшләүче, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга “Кияү мунчасы” халык йоласын тәкъдим иттеләр. Олы Шыңар  авыл җирлеге 1 урынны алды һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында Татарстан Республикасының  халык артисты – Рөстәм Закиров концерты булды. Бу концертны авылдашларга якташыбыз Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

         Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, 2006-2007 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына үткәрелгән ярышларда 2 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

14 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  искечә Яңа елга багышланган бәйрәм оештырдылар. Матур чыршы, күңелле һәм дәртле музыка, яңгыравыклы тавышлар авылдашларын Олы Шыңар авылы үзәгендә урнашкан чыршы янында җыйды. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

 Оет авыл клубында китапханә белән берлектә «Яңа ел могҗизасы»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм театраль тамаша белән башланып китте, кызыклы һәм күңелле конкурслар, концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәмнең икенче өлешендә яңа ел лотерея билетлары уйнатылды. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Яңа ел каникуллары вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Оет, Мингәр, Елыш, Сәрдә авыл клубларында  "Сертотмас үрдәк яки Утарда Яңа ел" театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырдан йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай да килде һәм  күчтәнәчләр  таратты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар мәдәният йортында ел саен гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә  Яңа ел бәйрәме  һәм барысы да отышлы лотерея уза. 4 гыйнварда "Кыш бабай белән дөнья тирәли" дигән чираттагы бәйрәм үткәрелде. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр  көтеп торган. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы тирәли эйләнеп  җырладылар  һәм биеделәр,  балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International