ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шуна багышлап безнен Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлегеннен күргәзмәсе үткәрелде. (Мәдәният бүлеге)

21 февраль көнне Саба районына «КамАЗ-Мастер» командасы килде һәм алар лаеклы рәвештә  дөнья рейтингында алдагы урыннар да баралар.

Бүген, 21нче февраль көнне, Саба гимназиясендә “Халыкара туган тел” көне уңаеннан зур чара оештырылды.

21 февраль көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә”  клубының утырышында туган телгә багышланган “ И туган тел, и матур тел” мәгълүмат сәгате узды  21февраль-һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Үз телебезнең бөеклеге, байлыгы, матурлыгына карата шигырләр укылды, төрле фикерләр җиткерелде.

ОА "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы Сатыш авылының үзәк юлын кардан чистарту буенча актив эш алып бара. ОА "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы хезмәткәрләренә  сыйфатлы башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Сатыш авыл җирлеге

2018 нче елның 17 февралендә Әлмәт шәһәрендә  “ПАО Татнефть”  -  2 нче этабының кышкы кубогына ат ярышлары булып узды.  Әлеге ярышта  “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.

Конкур ярышының программасында  биеклеге 50 см дан алып 120 смга кадәр биш  маршрут төзелгән.

18 февраль көнне Югары Симет авылы мәдәният йортында районның “Сбербанк”, “Ак барс”, “Россельхоз” банк хезмәткәрләре катнашында “Алга атла Комсомол!” дип исемләнгән иҗат-отчет  концерты булды. Югары Симет авыл җирлеге.

18 нче февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында Иске Икшермә авыл җирлегенең иҗат отчет концерты булды. Концерт барышында моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр һәм кызыклы күренешләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады. Концерттан барысы да канәгать калдылар.-Иске Икшермә авыл җирлеге.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында авыл клубы һәм библиотека хезмәткәрләре белән берлектә Фәнис Яруллиннның иҗатына багышланган кичэ үткәрелде.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

    2018нче елның 19нчы февралендә район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыелышы булып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International