2018нче елның 19нчы февралендә район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыелышы булып үтте. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
Җыелыш республикабызның һәм Саба районының төрле өлкәдә ирешелгән уңышларына багышланган видеоязма карау белән башланып китте. Докладлардан соң, узган елгы җыелышта күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлү-үтәлмәве турында мәгълүмат бирелде. Аннары гражданнардан төрле эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр, гаризалар кабул ителде.