Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы узды.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февраль көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә”  клубының утырышында туган телгә багышланган “ И туган тел, и матур тел” мәгълүмат сәгате узды  21февраль-һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Үз телебезнең бөеклеге, байлыгы, матурлыгына карата шигырләр укылды, төрле фикерләр җиткерелде. Очрашу туган телгә багышланган мәкальләр белән үрелеп барылды. Г.Тукай, Р.Миңнуллин шигырьләре укылды. Һәр катнашучыга “Туган телем-халкым теле” дип аталган буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International