ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Эзмә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту максатыннан практик чара  үткәрелде.

14 сентябрь көнне район китапханәсенең уку залына “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышына Саба муниципаль районы башкарма Комитетының мәдәният бүлеге белгече  Якубова Лилия Раиф кызы һәм әйдәп баручы методист Габдулхаков Газинур Галиәскәр улы чакырулы иделәр

13 сентябрь көнне Шәмәрдән балалар китапханәсенә “Әкият” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме экскурсиягә килде. Алар белән “Татарстан – туган төбәгем” – танып-белү сәгате үткәрелде.

13 сентябрь көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Экологическая кругосветка с экопиратами» дигән экологик уен – библиоквест оештырылды. Бу чара «Из тысячи планет Земли прекрасней нет» дип исемләнгән халыкны экологик тәрбияләү буенча китапханәләр арасында район конкурсы үткәрү Положениесе кысаларында үтте.

13 сентябрь көнне Балалар Иҗат үзәге базасында ООО “Инновационные решения в образовании” белән техник юнәлештә эшләүче педагоглар һәм информатика укытучылары өчен семинар үткәрелде. Оешма җитәкчесе Р.Р.Фахрутдинов педагогларны хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре, фикерләре белән таныштырды.

13 нче сентябрь көнне техник иҗат юнәлешендә эшләүче  өстәмә белем бирү педагоглары һәм районыбыз укучылары Казанда узучы 18 нче агач эшләнмәләре  күргәзмәсендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International