Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Экологическая кругосветка с экопиратами» экологик уен – библиоквест

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

13 сентябрь көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Экологическая кругосветка с экопиратами» дигән экологик уен – библиоквест оештырылды. Бу чара «Из тысячи планет Земли прекрасней нет» дип исемләнгән халыкны экологик тәрбияләү буенча китапханәләр арасында район конкурсы үткәрү Положениесе кысаларында үтте. Библиоквестта Шәмәрдән лицееның 7в сыйныф укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Емельянова Л.М.). Алар «Экологи» һәм «Грибочки» дигән командаларга бүленде. Катнашучыларга алып баручы – пират киемендәге - китапханәче Галиакберова Р.Х. карта буенча экологик сәяхәттә катнашырга тәкъдим итте. «Дремучий лес», «Остров пословиц», «Верю – не верю», «В гостях у сказки», «Остров исчезающих сокровищ», «Остров жизни» утрауларында укучылар бик зур теләк төрле биремнәр һәм мәсьәләләр чиштеләр; «Береги лес от пожара!» һәм «Берегите природу!» дигән экологик плакатлар ясадылар. Барлык биремнәр дә китап, китапханә һәм экологиягә багышланган иде. Шулай ук балаларга «Редкие и исчезающие животные и растения. По Красной книге Республики Татарстан» дигән электрон презентация күрсәтелде, «Человек. Гармония. Природа», «Выставка – словарь», «О защите природы» дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды; «Брось природе спасательный круг» дигән буклет һәм «10 правил экотуриста» дигән экопамятка ясалды. Чараның ахырында җиңүче “Экологи” командасына “алтын акчалар” бүләк ителде. Барлык катнашучыларны алып баручы - экопират экобүләкләр белән сөендерде. Катнашучыларга библиоквест бик тә ошады. Алар гына түгел, ә барлык Җир шарында яшәүче кешеләр дә, табигать кануннарын үтәп, яшәрләр диеп өметләнеп калабыз! Табигатебезгә булышыйк һәм "ЭКО" стилендә яшик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International